Һәм бу юлы көнбатыш, көньяк-көнбатыш, Кормыш микрорайоннарында яшәүчеләр сугышчыларга иң кирәкле әйберләрне җибәрәләр.
8нче ТОС халкы рәисе Роза Ханеня җитәкчелегендә махсус операция уздырылу зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыя. Термооеклар, резина итекләр, термокием, юрганнар, дарулар, сабын, шәхси гигиена чаралары... Болар барысы да сугышчыларыбызга катлаулы шартларны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк, дип ышана алар.
"Безнең микрорайоннарда яшәүчеләр шәһәр, ил тормышында һәрвакыт актив катнашалар. Баштан ук без инде күп тапкырлар сугышчыларыбызга посылкалар җибәрдек: үзебез җылы оеклар бәйләдек, нәзек оеклар, эчке кием, тәм-томнар сатып алдык... Яңа елга кайнатмалар, кура җиләк чәе әзерлибез... Сез, безнең геройларыбыз, сезне әти - әниләребез көткәнчә, җиңү белән көтәбез", - дип белдерде Роза Салиховна бу микрорайоннарда яшәүчеләрнең гомуми теләген җиткереп