Фатыйх Сибагатуллин каберенә һәйкәл куелды

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген аның туган ягында, Арча районының Апаз авылында легендар шәхесне, Нурлат районының элеккеге башлыгын искә алу чаралары уза.

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге делегация бүген Арча районы Апаз авылында Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә багышланган чараларда катнаша. Җирле зиратта һәйкәл ачылу тантанасы була, ә аннары  барысы бергәләп җирле мәдәният йортында легендар шәхесне искә алу чарасына җыелачак.

Делегация составында Фатих Сәүбан улы җитәкчелегендә Нурлат районында бергә хезмәт куйган нурлатлылар да бар. Зирәк сәясәтче, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, РФ Дәүләт Думасы депутаты, ул 1996-2007 елларда Нурлат районын җитәкли, бу чорда район яңа үсеш-үзгәреш чорын кичерә.

Чаралар ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, район башлыклары, дуслары, Фатыйх Сибагатуллинның хезмәттәшләре һәм аның якыннары катнашында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International