Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматлары буенча, 10 ноябрь иртәсендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә.
Татарстанлыларны күз күременең 500 метр һәм аннан да кимрәк дәрәҗәдә начарлану ихтималы турында кисәтәләр.