Нурлат районында 10 миллион сумга чишмәне реконструкцияләделәр

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу чишмәнең исеме «Иске авыл» булса да, нурлатлылар гадәт буенча аны Үрнәк чишмәсе дип атыйлар.

Күрәсең, янәшәдә урнашкан авыл исеме буенчадыр инде.

Бу чыганакны күп кенә нурлатлылар белә: кемдер ял итәргә килә, кемдер махсус чиста су алырга килә. Дөрес, бу еллар эчендә ул элеккеге җәлеп итүчәнлеген югалткан. Киекле авыл җирлегенең «Татнефть» грантлар конкурсында һәм үзара салым программасында актив катнашуы әлеге объектны тулысынча реконструкцияләргә мөмкинлек биргән. Бүген исә аның ачылышы булды.

“Бу бик борынгы чишмә, һәм андагы су, чишмә кебек үк, изге дип санала”, – диде объектны ачуда Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, “Татнефть" җитәкчелегенә дә, подрядчыга да, авыл халкына да рәхмәт сүзләрен белдереп.

Чишмә проектын “Континент” подряд оешмасы эшләгән һәм гамәлгә ашырган. Чишмәне капиталь ремонтлауга төзүчеләр май аенда керешәләр һәм октябрь уртасында аны тәмамлыйлар. Моның өчен 10 млн.сум тотылган: 8 млн. грант акчасы, 2 млн. үзара салым кертүдән җыелган акча.

"Монда тулы реконструкция ясалды: иске беседкаларны сүтелеп алынды һәм яңалары төзелде, брусчатка җәелде, елгага төшү юлын төзелде, заманча шашлык пешерү зонасы җиһазландырылды», – диде подрядчы оешма директоры урынбасары Нәфис Гайфетдинов.

Әлбәттә, территория генә түгел, чишмә үзе дә үзгәрде яңа түбә барлыкка килде, стеналарны тышлау өчен кирпеч кенә түгел, мәрмәр дә кулланылган, торбаларны да яңартканнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International