Роспотребнадзор эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көнен үткәрәчәк

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм аныклыгын арттыру максатыннан идарәдә һәм республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

2023 елның 15 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегендә Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10 адресы буенча барлык теләүчеләргә 2-08-83, 2-19-71 консультация бирәчәкләр.

«Ачык ишекләр» бердәм көннәрен үткәрүнең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү- канунны бозудан саклануның иң яхшы ысулы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International