Көн тәртибенә «Ел хатын-кызы», «Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына кандидатларны сайлап алу мәсьәләсе кертелде.
Конкурсның оештыручысы - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы, ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Конкурсның максаты төрле эшчәнлек өлкәләрендә уңышларга ирешкән хатын-кызларны 9 номинация буенча ачыклау һәм таныту.
Комиссия әгъзалары Нурлат районыннан конкурста катнашучылар исемлеген 27 ноябрьгә кадәр төзиячәк.