Нурлат районында - яңа прокурор

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Гаянов Илнур Мөдәрис улы Нурлат шәһәре прокуроры вазыйфасына билгеләнде (класс чины юстициянең өлкән киңәшчесе).

Илнур Мөдәрисович 1980 елда туган, чыгышы белән Балык-Бистәсе районыннан.

Югары юридик белемгә ия, Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган.

1997 елдан 2003 елга кадәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Прокуратура органнарында хезмәт эшчәнлеген 2003 елдан башлый.

2023 елдан Татарстан Республикасы прокуратурасының хокукый статистика, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны яклау идарәсе оештыру-методик бүлеге начальнигы вазыйфасында эшли.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International