7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов рәислегендә Чистай территориаль органы 2023 елның 9 аенда эш йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм туктату буенча ведомство комиссиясенең районара утырышын уздырды.
Онлайн режимда узган чарада Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарының ведомствоара комиссияләре әгъзалары, шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ, «Ак Кремль» һәм «Эфес»сыра заводы вәкилләре катнашты.
Чара башында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов ведомство карамагындагы районнарның алкоголь базарындагы, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге вәзгыятьне бәян итте, һәр район буенча уңай һәм тискәре моментлар әйтте. Аннары чарада катнашучыларның, «Алкоторг» ҖЧҖ һәм сыра заводы вәкилләренең докладлары тыңланды.
Аерым игътибар конкрет районнарда җирле алкоголь продукциясен ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләүнең аерым күрсәткечләренең кимү сәбәпләрен ачыклауга һәм аларны яхшырту мөмкинлеге турында фикер алышуга бирелде.
Ахырда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе районнар алдына алкоголь базарындагы хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет бурычлар куйды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы