Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә брейн-ринг узды

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

Чарада 100гә якын яшь нурлатлы катнашты.

Көзге каникулларның соңгы көнендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мәгариф үзәгендә балалар өчен танып белү чарасы узды. Анда дин нигезләрен өйрәнүче 100 яшь нурлатлы катнашты.

Малайлар һәм кызлар өчен аерым бүлмәләр әзерләнгән. Чара вәгазьдән башланып, брейн-ринг белән дәвам итә. Катнашучылар, командаларга бүленеп, үзләренең дини һәм дөньяви белемнәрен күрсәттеләр. Балаларга табышмаклар җыю, сүзләр төзү бик ошады, капитаннар өчен дә көрәш булды. Жюри әгъзалары брейн-рингка йомгак ясаганда, кызыклы викторина да үткәрделәр. Ә уен тәмамланганчы ашханәдә балаларны тәмле ризыклар белән пешекчеләр көтә иде инде.

"Бу чара балаларга дингә, туган телгә, белемгә, аралашуга мәхәббәт тәрбияләү өчен мөһим. Балаларның зур кызыксыну һәм теләк белән катнашуы сөендерә. Балаларыбыз – безнең киләчәгебез, аларның ихлас, тәрбияле, тырыш булулары зур бәхет», - дип билгеләп үтте Нурлат районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин.

Чарада балалар шулай ук Коръән сүрәләрен укыдылар. Әти-әниләргә, әби-бабайларга да чара бик ошады, алар оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International