Нурлатның яшь боксчылары Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә узыдырылган турнир җиңүчеләре булдылар

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе

«Фанат» клубы әгъзаларының бүләкләре тагын 5 медаль  белән тулыланды.

Азнакай шәһәрендә ел саен уздырылучы АИБА халыкара категорияле җирле судья Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә багышланган бокс буенча турнир узды. Ярышларда Татарстан, Башкортостан һәм Оренбург өлкәсе спортчылары катнашты.

Турнирда бокс буенча СССРның халыкара класслы спорт мастеры Фаат Гатин катнашты һәм спортчыларны бүләкләде.

Нурлатны «Фанат» клубының 5 боксеры тәкъдим итте, һәм алар барысы да җиңүчеләр һәм призерлар исемлегенә керде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча:

1 урын – Влад Мамонтов, Булат Шәҗанов;

2 урын – Эмиль Гыйльманов, Руслан Мөхәммәтҗанов, Данис Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International