Яшь нурлатлылар «Теориядән практикага» шахмат турнирында катнашты

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Турнир «Дебют» шахмат клубында узды.

Көзге каникул көннәрендә Нурлатның 10 яшь шахмат сөючесе "Дебют" шахмат клубында оештырылган "Теориядән практикага" шахмат турнирында катнашты.  Клубка йөрүчеләр "Мирас" яшьләр-яшүсмерләр клубы яшьтәшләре белән уйнады.

Ярышларның судьясы булып Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов тора. Турнир тәмамлангач, ул нәтиҗәләрне игълан итә.

Нәтиҗәдә, иң күп очконы Әмир Мөхтәсимов җыйды.  Икенче урында-Самирә Фәйзуллина, өченчедә - Илиза Гомәрова. Җиңүчене һәм призерларны шахмат Патшабикәсе бүләкләде. Ул шулай ук һәр яшь шахматчыга катнашучы сертификатын тапшырды.

Ахырда барысы бергәләп чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International