Дамир Ишкинеев Татарстанлыларны Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

2023 елның 6 ноябре, дүшәмбе

Республикабызның барлык халкын дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.

1992 елның 6 ноябре Татарстан өчен истәлекле көн булды. Республикада кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен ныгыткан, шуның белән халыкның өметләрен һәм омтылышларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган яңа Конституция кабул ителде. Без республикабыз, аның данлы тарихы, заманча казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның зур һәм якты киләчәгенә ышанабыз.

Бүген Татарстан-Россия составындагы алдынгы республикаларның берсе.

Җөмһүриятебезнең Россия Федерациясе икътисадында, социаль өлкәдә, рухи, мәдәни үсештә алдынгы позициядә торуында, районыбыз халкының да тырышлыгы зур. Һәрберегезнең хокуклары яклануын һәм канун белән ныгытылган бурычларыгызны үтәп яшәвегезне, сау-сәламәт һәм бәхетле, имин тормышта яшәвегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International