Нурлатның "Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе укытучылары республика конкурслары лауреатлары булдылар

2023 елның 5 ноябре, якшәмбе

Казанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын йомгаклауга багышланган чарада республика конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны хөрмәтләделәр.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нина Павлова "Маэстро" һөнәри республика конкурсының шәхси зачетында 3 дәрәҗә лауреаты булды.

"Безнең йортыбыз -  Татарстан" фестивале лауреаты дипломын Надежда Хворостьева алды, ә укытучыларга Нурлат районы картасы рәсеме өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International