Нурлаттан Анастасия Данилова-Мәскәүдә "Абилимпикс-2023" милли чемпионаты җиңүчесе

2023 елның 5 ноябре, якшәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан делегациясе Мәскәүдән кайтты, анда мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында «Абилимпикс-2023» илкүләм чемпионаты финалы узды.

Республика җыелма командасы, Мәскәү командаларыннан гына калышып, гомумкоманда зачетында 2нче урынны алды. Нурлатлылар да үз өлешләрен керттеләр. Алар районыбызны «Талчыбыктан үрү» компетенциясендә 3 яшь категориясендә тәкъдим иттеләр: «Мәктәп укучылары»нда - Сергей Трофимов, «Студентлар»да – Анастасия Данилова, «Белгечләр»дә – Алмаз Хәлимов.

Аграр техникум студенты Анастасия Данилова өчен быелгы чемпионат инде икенчесе. Узган ел призер статусын алгач, иң яхшыларның иң яхшысы булу максатын куйган.

- Узган ел чемпионаттан кайткач, беренче көннәрдән үк киләсесенә әзерләнә башладым. Михаил Владимирович Кульметьев кул астында шөгыльләндем, ул бездә талчыбыктан үрү буенча түгәрәк алып бара, – дип уртаклашты студент кыз. - Бу төр декоратив-кулланма сәнгатьнең беренче нигезләрен мин интернат-мәктәптә укыганда ук өйрәнгән идем. Дөрес, анда газета торбаларыннан үрергә өйрәнгән. Ә менә талчыбык белән эшләргә техникумда өйрәндем. Бик кызыклы шөгыль бу тынычландыра, кулларның вак моторикасын үстерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, техникум җитәкчелеге студентлар талчыбыктан үрүдә үзләренең иҗади сәләтләрен үстерә алсын өчен бар тырышлыгын куя.

-Елына берничә тапкыр Санкт – Петербург фирмаларының берсеннән махсус чыбыклар кайтартабыз, -дип билгеләп үтте кызның остазы, техникум директорының укыту-методик эш буенча урынбасары Руфинә Мостафина. - Чемпионатта жюри эшнең сыйфатын гына түгел, башкару тизлеген дә, куркынычсызлык техникасының үтәлешен дә бәяли, хәтта эш өстәлендәге тәртип булуын да күз угында тоталар. Шуңа үзенчәлекле балалар, чемпионат сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уза, бер ел эчендә билгеле бер әйберне автомат рәвештә өйрәнсен өчен бар тырышлыгыбызны куябыз.

Чемпионатның үзенә килгәндә, ул катнашучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырган.

- Дөресен генә әйткәндә, мин бик нык борчылдым, республикабызны шундый дәрәҗәдә тәкъдим итү – җаваплы эш, – ди Анастасия Данилова.  Әмма үземне бик тиз кулга ала алдым, остазларымның мине нәрсәгә өйрәткәннәрен искә төшердем, һәм барысын да тиз һәм төгәл эшләдем. Конкурсның бурычы-күрсәтелгән үлчәмнәрдә тоткычлы поднос ясарга кирәк иде. Минем яшь категориясендә 5 кеше катнашты, иң яхшы нәтиҗә күрсәтә алуыма шатмын. Бу минем Мәскәүгә беренче сәфәрем булды, буш вакытымда Кызыл мәйдан буйлап йөрдем, асылмалы күперне күрдем, делегация составында Дәүләт Думасына да бардым. Миңа бик ошады.

Чемпионаттан кайткач, Анастасия яңадан талчыбыктан үрү белән шөгыльләнергә тотынган, тик хәзер инде мәктәп-интернатны тәмамлаучылар өчен остаз сыйфатында. Аның җитәкчелегендә Олеся Никитина һәм Аделя Хәмәтшина талчыбыктан үрү техникасына өйрәнәләр. "Анастасия безне дөрес итеп үрергә өйрәтә. «Абилимпикс» чемпионатында катнашу өчен оста итеп үрергә өйрәнергә телибез, үз максатыбызга ирешербез дип өметләнәбез», – дип уртаклаштылар алар.

Быел чемпионат «Мөмкинлеккә чикләр юк!» девизы астында узган, ул тагы бер кат мондый кешеләрнең таланты һәм иҗат итү теләге, чыннан да, чиксез булуын исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International