Ярминкәдә быелгы ел уңышының киң ассортименты тәкъдим ителә.
Бүген иртән Кооператив урамында уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бәйрәм кәефе хөкем сөрә. Нурлат районы, шулай ук Самара өлкәсенең якын-тирә авылларыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре шәһәр халкына шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларыннан товарлар тәкъдим итәләр. Үз продукциясен шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре, кооперативлар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итте. Районның талантлы артистлары ярминкәгә килүчеләрне дәртле җырлар, күңелле музыка белән каршы алалар.
Нурлатлыларны ярминкәләрдә зур ассортимент һәм уртача бәяләр җәлеп итә. Киштәләрдә ит-сыер ите, йорт тавыгы, каз, индоүрдәк, күркә ите сайларга мөмкин. Бәйрәм өстәленә ит һәм колбаса эшләнмәләре, балык, сөт продукциясе, яшелчә, тәм-томнар сатып алырга мөмкин. Кышка запас ясарга теләүчеләр яшелчәләр-бәрәңге, суган, сарымсак, кайнатмалар сатып алалар. Хәтта киез итекләр, җылы оекбашлар, бияләйләр сайларга мөмкин. Күпләр Чистовкада яшәүче Василий Петухов кибете янында да кызыксынып туктала. Ул үз умартасыннан бал һәм тере куяннар алып кайткан.
Түбән Нурлат микрорайонында яшәүче Розалия Ибәтуллина һәрчак шәхси ярдәмче хуҗалыгында үстерелгән продукция белән ярминкәләрдә катнаша.
"Тавыклар, казлар, индоүрдәкләр, үрдәкләр, тутырма үз хуҗалыгымнан барсы да. Теләге булганнар өчен ярминкәгә каклаган ит продукциясен дә алып киләм, аны да үзем әзерлим. Бик тәмле килеп чыга, нурлатлылар туйларга, никахка дип заказ бирәләр. Даими клиентларым булса да, ярминкә үз продукциябезне сату өчен күбрәк мөмкинлекләр бирә», – дип саный ул.
Иртән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ярминкә оештыру белән танышты, ул ассортимент, бәяләр белән кызыксынды, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Шәһәрлеләр шундый бай бәйрәм ярминкәсе өчен район җитәкчелегенә һәм оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.