Нурлат муниципаль районы делегациясе Татарстан башкаласында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнашты.
3 ноябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә, «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсына йомгак ясауга һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябуга багышланган тантаналы чара узды.