Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

2023 елның 4 ноябре, шимбә

Хөрмәтле нурлатлылар! Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре белән котлыйм!

Бу бәйрәмнәр тирән рухи һәм тарихи тамырларга ия. Алар халыклар бердәмлеген, зур илебез гражданнарының, кайсы милләттән, диндә, социаль статуста булуларына карамастан, берләшүен символлаштыра.

Бүген Татарстан үзенең социаль-икътисадый тотрыклылыкка, конфессияара һәм милләтара традицияләрне ныгытуга йөз тотуы белән дөньякүләм танылу алды. Районыбыз сәясәтенең нигезендә шул ук кыйммәтләр ята. Өч милләт халкы – татарлар, руслар һәм чувашларның кул-кулга тотынышып һәм тату гомер итүе районыбызга алда торган иң катлаулы үсеш программаларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Безнең һәркайсыбыз үзенең киләчәген үзе яши һәм хезмәт куя торган республика, төбәк язмышы белән бәйли, аның тотрыклы үсеше турында кайгырта. Туган республикабыз алга таба да сайланган курс буенча ныклы һәм ышанычлы адымнар белән баруын дәвам итәр һәм яңа казанышларга ирешер дип ышанып калам.

Сезгә чын күңелемнән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, эшегездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим!

Дамир Ишкинеев, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International