Нурлат фестивалендә 70 килограммнан да артык авырлыктагы иң зур кабакны тәкъдим иттеләр

2023 елның 3 ноябре, җомга

“Кабак-бакча кояшы" район иҗат фестивале дүртенче тапкыр үтте.

Быел район фестивале беренче тапкыр Нурлат шәһәренең үзәк мәйданында оештырылды, анда катнашучылар күргәзмәсе белән барлык нурлатлылар, шулай ук шәһәр кунаклары таныша алды.

Нурлатта кабак фестивален уздыру традициягә әверелде, быел ул дүртенче тапкыр узды. Чараны оештыручылар-район башкарма комитетының мәдәният бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлеге белән берлектә быел да аны югары дәрәҗәдә уздырдылар. Фестивальдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, авыл мәдәният йортлары, клублар, китапханәләр, балалар иҗаты үзәге коллективлары актив катнашты. Алар үз эшләрен 5 номинациядә тәкъдим иттеләр: «Кабак - бакча патшабикәсе», «Көзге декор» фотозонасы, “Өйне кабак белән бизәү серләре”, “Бакчаны бизәүдә кабак куллану”, “Оригиналь идея өчен”.

Фестивальдә катнашучылар кабакның тәмле һәм файдалы продукт кына түгел, ә һөнәрчелек өчен яхшы материал булуын исбатладылар. Арбалар, кәрзиннәр, вазалар, аквариум, аларның яраткан әкиятләрендәге персонажлар үз эшләрен башкарганда һәркайсы оригинальлек, креативлык күрсәткән.

Ә кабактан күпме ризык хәзерләргә була икән! Боткалар, пироглар, варенье, хәтта мармелад та: «Көз патшабикәсе»нә багышланган фестивальдә төрледән-төрле кабак ризыклары тәкъдим ителде. Катнашучылар аларны үзләре әзерләделәр һәм бәйрәм кунакларын сыйладылар. Конкурс комиссиясе әгъзалары да кабактан әзерләнгән ризыклардан авыз иттеләр. Алар Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән бергә күргәзмә белән таныштылар һәм һәр номинациядә иң яхшыларын билгеләделәр. Җиңүчеләрне «Театр» скверы сәхнәсендә бүләкләделәр, анда бу көнне Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт та узды.

Ә фестивальнең төп бүләгенә Кизләү мәдәният йорты директоры Миләүшә Кәримова лаек булды. Ул фестивальгә үз бакчасында үстерелгән 72 кг авырлыктагы кабак алып килгән. Аны күргәзмәдә ул оригиналь милли «бизәк белән» тәкъдим дә итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International