Кичә кич «Театр» скверында Халыклар бердәмлеге көненщ багышланган бәйрәм чарасы узды.
Сәхнәдән рус, татар һәм чуаш телләрендә сәламләү сүзләре яңгырады. Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев нурлатлыларны якынлашып килүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше бүләкләү белән дәвам итте. Аннары нурлатлылар өчен күңелле концерт программасы тәкъдим ителде. Иҗади коллективлар, үзешчән артистлар тамашачыларга үзләренең иң яхшы номерларын бүләк иттеләр.