«Бердәм Россия» көнендә гаилә кыйммәтләренә багышланган семинар узды

2023 елның 3 ноябре, җомга

Бердәм Россия көне кысаларында Нурлат аграр техникумында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга багышланган республика семинары узды.

«Хәзерге җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм ныгыту» семинар-практикумының модераторы булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» ФПП региональ координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина чыгыш ясады.

Чарада Республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова, Казан епархиясенең гаилә, ана булу һәм балалыкны яклау мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе иерей Ярослав Петрущенков, Нурлат районы мөхтәсибе урынбасары Абдулла хәзрәт Мортазин катнашты.

Семинарның максатчан аудиториясе буларак агротехникум студентлары очраклы гына сайланмаган. Биредә кичәге укучылар да, якын арада гаилә корырга, балалар тәрбияләргә тиешле өлкәнрәк укучылар да укый. Шуңа күрә, Гөлшат Нигъмәтуллина үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, нәкъ менә яшьләр аудиториясе хакимият органнарының, иҗтимагый һәм дини оешмаларның игътибары үзәгендә булырга тиеш.

Софья Мостафина чыгышында Татарстан Республикасында яшь гаиләләргә ярдәм чараларына басым ясалды. Ул аерым билгеләп үткәнчә, яшь гаиләләрне мөстәкыйль социаль төркемгә бүлеп бирү һәм гаилә һәм яшьләр сәясәтенең бер өлеше буларак аңа карата дәүләт сәясәтен формалаштыру яшь гаиләләрнең тотрыклылыгын арттыруга, гаилә һәм никах институтын ныгытуга ярдәм итәчәк.

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Оксана Терентьева үз докладын муниципаль дәрәҗәдә гаилә сәясәтен гамәлгә ашыруның гамәли аспектларын анализлауга багышлады.  Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрдә һәм районда төрле категориядәге гаиләләр: яшь, күп балалы, авыл һәм шәһәр гаиләләре, яшь парлар белән эшләү тәҗрибәсе тупланган.

Пленар өлеш тәмамланганнан соң, семинар Казан һәм Чистайдан тәҗрибәле белгечләр-практиклар үткәргән төркемле тренинглар формасында эшен дәвам итте.

Очрашу кызыклы, файдалы мәгълүматка бай булды. Катнашучылар игътибар белән спикерларның чыгышларын тыңладылар. Проект координаторы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, мондый уңышлы эш форматы республиканың башка муниципаль районнарындагы мәйданчыкларда да кулланылачак.

 

Лилия Гомәрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International