Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Әбиләр чуагы дулкынлап килә
2013 елның 14 сентябре, шимбә
Бүген барыбыз да алтын көзне көтеп яши.
– Сентябрьнең беренче ункөнлегендә безнең территориядә яңгырлар нормадан ике тапкырга артыграк булды, – дип үз фикерен җиткерә Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева. – Ай башында беренче әбиләр чуагына охшашрак берничә аяз көн торды, аннан температура түбән төште. Әмма бу атна азагына җылының чираттагы дулкыны килү һәм чын әбиләр чуагы җитү ихтималы бар. Әбиләр чуагының чикләре анык билгеле түгел. Кайбер елларда ул иртәрәк, башкасында соңрак та килергә мөмкин. 2011 елда безнең территориядә гадәти әбиләр чуагы булмады – җылы көннәр кисәк кенә суыклар белән алышынды, циклоннар күп яңгырлар алып килде, хәер, узган ел да шундый берничә кыска чор булып алды. Быел тотрыклы антициклон килү белән җылы көннәр алдагы елларга караганда озаграк торыр, дип өметләник.
Бу яңгырлар бигрәк тә бәрәңгеләрен казырга өлгерә алмаган бакчачыларны борчыгандыр, мөгаен. Хәер, авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булдылар. – Яңгырлар басулардагы сезонлы эшләрне туктатып торсалар да, икенче яктан караганда, җир йомшарды, техникага чөгендер казыганда җиңелрәк булачак. Уҗымнар өчен дә файдасы бар, алар яхшырак үсәчәк. Һава торышы кукурузны силоска салуны кичектерде, ә бөртеккә алырга иртәрәк әле. Бу яңгырлардан зыян юк, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Нургали Мусин. Әмма болытлы көннәрдә урамда гына түгел, биналарда да, бигрәк тә беренче катларда салкын. Төзелеш һәм капремонт буенча киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Наил Шарапов әйтүенчә, иң беренче чиратта мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне җылытуга игътибар итәргә кирәк.
– Закон буенча җылы уртача тәүлеклек температура биш көн дәвамында 8 градуслар тирәсе торганда гына бирелергә тиеш булса да, без беркайчан ул кырыс кагыйдәләргә генә табынып эш итмәдек. Бигрәк тә бу мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә кагылганда. Әмма әлегә мондый ихтыяҗ юк, һава температурасы 11 градустан төшкәне булмады. Учреждениеләр исә 100 процентка әзер, – дип ышандырды Нурлат җылылык челтәрләре генераль директоры Рамил Шарапов.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Нурлат Җиңү көненә әзерләнә: иминлек һәм оештыру мәсьәләләре-игътибар үзәгендә
Нурлат районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек дәвам итә
«Кондырча» ландшафт паркында өмә узды
«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын
29
апрель, 2026 ел
Нурлатта җирле үзидарә хезмәткәрләрен котладылар
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм лаеклы бүләкләр тапшырды
Хөрмәтле нурлатлылар! Сезгә «Госуслуги. Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез
Сезгә «Госуслуги.Дом» торак-коммуналь хуҗалык системасының мобиль кушымтасы турында хәбәр итәбез, ул Сезгә торак-коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен смартфон аша хәл итәргә ярдәм итәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз