Татарстан Республикасында Газа халкына гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

3 ноябрьдән Казанда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Газада зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм җыю үзәге эшли башлый.

Ярдәм түбәндәге адреслар буенча кабул ителәчәк: кече габаритлы йөкләр Патрис Лумумба урамы, 4 йорт, каб. 112 («Ярдәм яңәшә " хәрәкәте офисы); зур габаритлысы- Мәҗит Гафури урамы, 46 йорт. Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 273-16-72; 8 (800) 350-02-16.

 

Кирәкле әйберләр һәм азык-төлек исемлеге ТР Мөселманнары диния идарәсе һәм Кызыл ярым ай фонды тарафыннан билгеләнгән.

Тулы исемлек, шулай ук барлык белешмә мәгълүмат рәсми сайтта да бар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды: Казан, Тукай ур., 89 йорт. 8 (843) 225-33-22.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International