Дамир Ишкинеев тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котлады

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген шәһәрдәшебез Николай Макарович Егоров Юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев тыл хезмәтчәне Николай Егоровка РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын, Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды. Николай Макарович бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Николай Макарович Самара өлкәсенең Дала Мамыгы авылында туган. Яшүсмер чагында сугыш елларының барлык авырлыкларын кичерә, кечкенәдән өлкәннәргә ярдәм итәргә, кырда эшләргә туры килә аңа. Нурлатка 1951 елда күченә, өйләнә, хатыны белән ике бала тәрбиялиләр. Юбиляр Нурлат бораулау эшләре идарәсендә озак вакыт эшли, тракторчы-бульдозерчы була. Хезмәте авыр булса да,  ул сайлаган һөнәренә тугры калган. Ветеранны күп еллар эшләгән предприятиесендә хөрмәт итәләр, һәм, әлбәттә, аны чираттагы юбилее белән дә котладылар.

Николай Макарович хезмәт ветераны, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларындагы батыр хезмәте өчен медаль, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран ике бүлмәле фатирында ялгызы гына яши, үзен яхшы хис итә, кадерле кунакларны аягүрә басып каршы ала. Ә кич белән ул үз фатирында якыннарын да шундый ук кунакчыллык белән каршы алачак. Ветеранның 3 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International