«Бердәм Россия көне»ндә Людмила Рыбакова Нурлатта гражданнарны кабул итте

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Районның ике кешесе ТР Дәүләт Советы депутатына мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Нурлат районында «Бердәм Россия көне»ндә оештырылган чараларда актив катнашты. Партиянең җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә ул шулай ук гражданнарны шәхси кабул итүне үткәрде.

Нурлат районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре йортны су белән тәэмин итү һәм торакка чиратка кую мәсьәләләренә кагылган. Беренче мәсьәлә буенча консультация бирелде, ә икенчесен депутат эшкә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International