ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев Нурлатта гражданнарны кабул итте

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Кабул итү барышында ул нурлатлының ишегалдын төзекләндерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатен карады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары, Татарстанда «Бердәм Россия» региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев Нурлатта гражданнарны кабул итте.

Нурлат шәһәрендә яшәүче аңа Пушкин урамындагы 48нче йортны төзекләндерүне 2024 елда «Безнең ишегалды» программасына кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Депутат әлеге мөрәҗәгатьне эшкә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International