Якташыбыз Тәлгать Галиуллинның иҗат кичәсендә нурлатлылар да катнашты

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Тәлгать Нәбиевичны барлык нурлатлылар исеменнән 85 яшьлек юбилее белән Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады.

30 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле әдәбият белгече, язучы,  Габдулла Тукай исемендәге  Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгать Галиуллинга 85 яшь тулуына багышланган “Гомер тәлгәшләре” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин юбилярга «ТР халык язучысы» исеме бирелүе турында Татарстан Республикасы Рәисенең имзаланган Указын укыды. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Тәлгать Нәбиевичны «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медаль белән бүләкләде. Татар китап нәшрияты чыгарган ун томлыкның бүләк вариантын шагыйрь Ленар Шәех тапшырды. ТР Язучылар берлеге исеменнән юбилярны рәис урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал котлады.

Язучыны истәлекле юбилее белән котларга Нурлат районыннан район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендәге якташлары да килде. Делегация составына Кычытканлы авылыннан Тәлгать Нәби улының авылдашлары да керде. Алар юбилярны котладылар һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International