Бүген, 31 октябрьдә, Нурлатта Бердәм Россия көне узды.
“Бердәм Россия” көнен үткәрү кысаларында Нурлат үзәк район хастаханәсендә Республика клиник хастаханәсе һәм РКОД белгечләре тарафыннан халыкка медицина консультациясе һәм кабул итү үткәрелде. Ерак урнашкан торак пунктларда халыкны флюорографик тикшерү үткәрелгән.
Бикүле авылының авыл мәдәният йортында «Районның социаль үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә депутат корпусының роле» дигән түгәрәк өстәл узды.
Шулай ук бүген Җирлекара үзәк китапханәдә Җәмәгать кабул итү бүлмәләре җитәкчеләренең семинары узды. Нурлат гимназиясендә «Мәктәп музейларының һәм этнографик почмакларның роле: хокукый көйләү, яңа юнәлешләр» дигән семинар узды.
Нурлатта Бердәм Россия көне “Нур" татар мәдәнияте үзәгендә дәвам итте, анда «Татарстан Республикасында матди булмаган этномәдәни байлык объектлары реестрын формалаштыру» дигән практик семинар узды.