Нурлатта Бердәм Россия көне «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.
Әлеге чара кысаларында районда берничә чара узды. Нурлат муниципаль районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Дамир Ишкинеев озатуында аларның күбесендә Фәрид Мөхәммәтшин катнашты. Әйтик, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Нурлатка эш визиты «Заготпром» СПСК кооперативында («Үзебезнекен сайла» федераль партия проекты) булудан башланды, ул «Без – Россия гражданнары» проекты кысаларында «Грани» үзәгендә паспортлар тапшыруда катнашты, шул ук мәйданчыкта «Яшь Гвардия»нең төбәк штабы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган квист оештырды. Аннары Никахлашу сараенда «Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында Фәрид Хәйрулла улы юбилярларны котлады.
Фәрид Мөхәммәтшинның эш сәфәре маршрутындагы чираттагы ноктасы 1нче шәһәр мәктәбе булды. Монда мәктәп музеенда Хәтер дәресе узды. Мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы геройлары турында белемнәре, шулай ук сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә шәхси катнашулары белән уртаклаштылар фронтка язган хатларын укыдылар. Әлеге мәйданчык «Тарихи хәтер» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Шул ук мәктәптә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәгендә булдылар, кабинетларның җиһазландырылуы белән таныштылар.
Бердәм Россия көне кысаларында Фәрид Мөхәммәтшин "Сугышчан туганлык" вәкилләре белән очрашты, «Үзебезнекеләр өчен тегәбез», «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлык төркемнәре оештырган күргәзмә, патриотик фотокүргәзмә, шулай ук Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни берләшмәләр күргәзмәсе белән танышты. Әлеге мәйданчык СВО катнашучыларына, ветераннарына һәм мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү кысаларындагы чараларга багышланды.
«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре эше партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе активы белән очрашу белән тәмамланды. Биредә Фәрид Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партия билетларын тапшырды, актив бердәмроссиялеләрне бүләкләде.
Гомумән, Бердәм Россия көнендә Нурлатта 10нан артык мәйданчык эшләде. Активистлар, партия кураторлары һәм җәмәгатьчеләр түгәрәк өстәл форматында очрашулар сәламәтлек саклау, фермерлык үсеше, инклюзив белем бирү һәм башка юнәлешләр турында фикер алыштылар.