Көзнең соңгы аенда бакчачы нинди эшләр башкарырга тиеш?
Бу хакта «Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.
Россиянең күп кенә төбәкләрендә (безнең республика да аерым түгел) ноябрь ае салкыннар һәм кар белән килә. Шуңа күрә бакчаны, дача участогын кышкы шартларга әзерләүне ноябрьнең беренче көннәренә тәмамлау мөһим.
Әгәр һава торышы рөхсәт итсә, бакчачыга тәмамларга өлгермәгән эшләрен - җиләк куакларын, күпьеллык чәчәкләрне томаларга, ашламалар кертергә, агачларны күчереп утыртырга кирәк булачак.
Яшь агачларны тычканнардан саклагыз. Моның өчен агач ботакларын капчык белән бәйләгез, аннары рубероид һәм алюминий чыбык белән урагыз. Рубероидның өстен известь белән агартыгыз. Бәйләү өчен бик яхшы материал пыяла тукыма яки иске капрон колготки (кайры алар астында дымланмый, ә тычканнар беркайчан да мондый бәйләмне кимерми).
Агачлар кышын туңмасын өчен, агачларны дым белән сугарыгыз.
Гүзәл Хөсәенова,
«Россельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары.