3 ноябрьдә “Казан Экспо"да Халыклар бердәмлеге көне кысаларында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын ябу тантанасы узачак.
Чара кунаклары барлык халык бәйрәмнәрендә берьюлы була алачак, декоратив-кулланма сәнгать осталары эшләнмәләре күргәзмәсеннән ләззәт ала алачак.
Төрле декоратив-кулланма сәнгать осталарыннан мастер-класслар һәм «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» фотоконкурсы җиңүчеләренең эшләре күргәзмәсе оештырылачак.
Теләге булган һәркем иртәнге сәгать 11дән «Зур этнографик диктант 2023» VIII Бөтенроссия акциясендә катнаша алачак. 1000гә якын катнашучы көтелә.
Шулай ук, бөтен республикадан 500дән артык артист безнең төбәктә яшәүче халыкларның мәдәниятен тәкъдим итүче вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар тәкъдим итәчәк.
"Татар-информ "мәгълүмат агентлыгы материалында җентекләбрәк укыгыз.