Бу көннәрдә Иске Әлмәттә үзара салым җыюга әзерлек бара

2023 елның 29 октябре, якшәмбе

Җыеннар-киләсе елда программа кысаларында башкарылачак эшләрне планлаштыру өчен бик яхшы мөмкинлек.

Монда һәркем үз фикерен белдерә, тәкъдимнәрен кертә.

"Бездә җыеннар 3 этапта узачак, алар барысы да бер көнне – 10 ноябрьдә узачак. Быел да авыл халкы анда актив катнашыр дип өметләнәбез. Безнең өчен һәр кешенең фикере мөһим» – диде Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Равил Хисамов.

Иске Әлмәт авыл җирлеге районда беренчеләрдән булып үзара салым программасына кушылганнарның берсе. 2014 елдан башлап биредә һәр ел саен үзара салым акчалары социаль әһәмиятле эшчәнлеккә юнәлтелә: зиратлар тирәләрен төзекләндерү, юлларны яңарту, урамнарны яктырту, һәйкәлләр төзү, ә соңгы елларда, авыл халкының теләген исәпкә алып, алар, нигездә, юлларны төзекләндерүгә китә. Быел да Иске һәм Яңа Әлмәт, Нариман авылларында 2 млн.сумнан артык юл эшләре башкарылды. Авыл җирлегендә бу проблеманы да үзара салым программасы ярдәмендә хәл иттеләр.

"Торак пунктта инде күптән көчле тракторга ихтыяҗ бар иде. Чөнки безнең авылларда урамнар таушалган, аларның озынлыгы якынча 26 километр тәшкил итә. Шуңа күрә кыш проблемалы булды, - дип дәвам итте авыл җирлеге башлыгы. - Тракторны сатып алу өчен 1,5 миллион грант һәм 500 мең сум үзара салым акчасы кулланылган»

Моннан тыш, авыл җирлегендә эш барышында кирәкле прицеп җиһазлары турында да кайгырттылар. Моңа үзара салым акчасыннан 610 мең сум акча киткән. Яңа тракторны техникада эшләү тәҗрибәсе булган авыл кешесе Нияз Кәримовка ышанып тапшыралар. Шулай итеп, хәзер аларга җәй көне урамда чүп үләннәрен чабу, кыш көне юлларда карны чистарту өчен техниканы читтән эзләргә туры килмәячәк.

"Үзара салым кертү-дәүләт ярдәме белән җирле проблемаларны хәл итү өчен нәтиҗәле программа. Татарстанда ул гамәлдә булганда, аның мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк" - ди Равил Гавазович, авылдашларын җыеннарда актив катнашырга чакырып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International