Бүген автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

2023 елның 29 октябре, якшәмбе

Бу көнне Нурлат АТПның бөтен коллективы-машина йөртүчеләр, автослесарьлар, токарьлар, эретеп ябыштыручылар, диспетчерлар, барлыгы 63 кеше үз һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан күпсанлы котлаулар кабул итәчәк.

Шәһәребезнең данлыклы, тарихы әле Бөек Ватан сугышына кадәр языла башлаган предприятие бүген ничек яши, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә биредә нинди чаралар күрелә – болар һәм башка мәсьәләләр турында без бәйрәм алдыннан предприятиенең генераль директоры Идрис Кәримов белән сөйләшеп алдык.

- Идрис Габделбәрович, предприятие автопаркы һәм аның мөмкинлекләре район халкының җәмәгать транспортына булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерәме?

  Предприятие элеккегечә пассажирларны шәһәр, шәһәр яны һәм шәһәрара маршрутлар буенча йөртү белән шөгыльләнә. Автобуслар көн саен район буенча Торнаяс, Иске Чаллы, Салдакай, Тимерлек, Колбай-Мораса юнәлешләре буенча, шулай ук Самара, Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә йөриләр, Нурлатта пассажирларны 3-4 рейс автобусы ташый. Предприятие карамагында заманча, уңайлы 15 автобус бар. Автопарк ел саен яңарып тора - узган ел 18 урынлы Форд Транзит, быел 43 урынлы Хундай автобуслары сатып алдык. Моннан тыш, без 10 еллап инде  мәктәп автобусларына хезмәт күрсәтәбез, бүген аларның саны - 30. Заказга, вахта ысулы белән эшләүчеләр өчен дә транспорт чаралары тәкъдим итү мөмкинлеге бар. Әмма нинди генә транспорт хезмәтләре күрсәтсәк тә, дистәләгән еллар дәвамында булдырылган эш стилебезгә тугры калабыз, безнең өчен иң мөһиме – алар мәктәп укучылары яки өлкәннәр булсынмы, пасажирларның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү.

- Сүз уңаеннан, иминлек чараларын тәэмин итү өчен нинди эшләр башкарыла?

 - Илдә барган соңгы вакыйгалар яссылыгында, пассажирларның куркынычсызлыгы мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Автостанциядә периметр буйлап һәм бина эчендәге бөтен видеокүзәтү камераларын яңарттык. Автобуслар ГЛОНАСС системасы, тахографлар белән җиһазландырылган, һәркайсы өчен транспорт чарасының куркынычсызлык паспорты эшләнде. Йөртүчеләр көн саен транспорт инфраструктурасында иминлек кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар алалар, алар террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен дә колачлый. Кагыйдә бозучыларга карата  « Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексы» нигезендә зур штрафлар каралган. Моннан тыш, йөртүчеләр генә түгел, предприятиенең автобусларга ремонт, техник карау үткәрү эшләрен башкаручы һәр хезмәткәре дә эш көне башында һәм ахырында медицина тикшерүе уза. Рейска чыгар алдыннан һәр автобуска техник карау үткәрелә – аларның руль һәм тормоз системалары, сигнал һәм яктырту приборлары, салондагы тәртип игътибар үзәгенә алына. Ярты елга бер тапкыр барлык автобусларның да техник торышы тикшерелә. Әлбәттә инде, йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләре дә төп шарт итеп куела.

 - Предприятие эшендә кыенлыклар да юк түгелдер...

 - Агымдагы, хәл итүне таләп ителгән мәсьәләләр, әлбәттә күптөрле.  Безгә бәйле булмаган, әмма эшебезнең сыйфатына тәэсир итә торганнары да  бар. Мәсәлән, районыбызның кайбер торак пунктларына илтш торган юллар мактанырлык түгел. Алар автобусларның техник торышына тискәре йогынты ясый. Кадрлар белән хәл дә катлаулы, бүгенге көндә бездә “Д” категорияле шоферларга ихтыяҗ бар. Шуңа күрә автобуста эшләргә теләүчеләр булса, без аларга кулай хезмәт шартлары тәкъдим итәргә әзер.

 - Нурлат АТПсы районда иганәчелек ярдәме күрсәтүче предприятие буларак та билгеле бит әле.

 - Предприятие махсус хәрби операция башланганнан бирле мобилизацияләнүчеләргә 500 мең сумнан артыграк ярдәм күрсәтте. Коллектив та, гуманитар ярдәм җыю, бер көнлек хезмәт хакын күчерү булсынмы, һәр башлангычны зур теләктәшлек белән күтәреп ала. Шулай ук хәйрия акцияләре кысаларында без сукырлар, инвалидлар җәмгыятьләренә, мәгариф учреждениеләренә бушлай транспорт хезмәтләре күрсәтәбез.

- Идрис Габделбәрович, Сез ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районы буенча җәмәгать ярдәмчесе вазыйфасын да үтисез. Бу эшчәнлек тә кешеләргә ярдәм итү, аларның хокукларын яклауны күздә тота.

 - Бу юнәлештәге эшчәнлек күпкырлы. Гадәттә, көзге һәм язгы хәрби хезмәткә чакыру кысаларында республика Хөкүмәте һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппарат кушуы буенча бөтен ил буенча хәрби частьләргә барам. Анда мин солдатларның, шул исәптән Нурлат районыннан чакырылганнарның көнкүреше, туклануы, хезмәт итү шартлары белән танышам. Июль аенда Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбург шәһәрендә урнашкан 7 хәрби частьтә булып кайттым. Моннан тыш, Нурлатта гражданнарны кабул итәм. Ел башыннан үз хокукларын яклау мәсьәләләре белән 27 кеше мөрәҗәгать итте.

- Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан автомобиль транспорты хезмәткәрләренә нинди теләкләр юллар идегез?

- Барыннан да элек, үз гомерләрен автомобиль транспортында хезмәт итүгә багышлаган нурлатлыларны, гомумән, барлык машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлыйм! Сезнең юлда һәрвакыт яшел ут янсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, тынычлык телим. Ә Нурлат АТПсы коллективына көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм. Пассажирларның иминлеге, беренче чиратта, безнең эшебезне намус белән башкаруыбызга да бәйле бит.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Нурлат АТПсының автобус йөртүчеләренең тулы бер төркеме бүләкләргә лаек булды:

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының Мактау грамоталары: Николай Семенов, Миншакир Миңнегулов.

Автотранспорт һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы Республика комитетының Мактау грамоталары: Вячеслав Морозов, Александр Шаронов.

Район башлыгының Мактау грамоталары: Михаил Ермуллин, Александр Кадяшев.

Район башлыгының Рәхмәт хатына Виталий Сухов лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International