Җир - Ирек Хәйдәрҗановның тормыш мәгънәсе

2023 елның 28 октябре, шимбә

Районның иң эре хуҗалыкны җитәкләүче Ирек Хәйдәрҗанов бу көннәрдә түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

...Ирек Салихҗан улының кесә телефоны көн буена диярлек тынып тормый. Менә механизаторлар бер кырда көнбагыш урдыруны тәмамлаганнар, агроном башка басуга күчү мәсьәләсен килештерә. «АгроИнвест»ка караучы икенче бер  хуҗалыкка киткән техникага азык үзәгеннән азык төяп кайтуны хәл итәсе бар...

Хуҗалыкта җитештерү тәүлек әйләнәсе дәвам итә, яз - көз техника көне-төне басуда, терлекчелек комплексында да эш сменалап оештырылган.

Сезон вакытында 380ләп кеше хезмәт куючы, 26 500 гектар сөрү җирләре булган, 3200 баш терлек асралучы «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыгы белән җитәкчелек итү өчен оператив рәвештә эшлекле карарлар кабул итә белү, алтын урталыкны сайлау, һәрвакыт нәтиҗәгә йөз тотып эшләү мөһим. Ә моның өчен оештыру осталыгы, тәҗрибә белән беррәттән үз хезмәтеңне, бу очракта җирне, авыл хуҗалыгын  яратып эшләү дә таләп ителә.

- Үземне белгәннән бирле басуда мин. Зирекле авылында туып үстем, бүген дә шунда гомер итәм. Балачак хатирәләремдә дә үәземне комбайн баскычына баскан килеш  күзаллыйм. Әтиебез ул чактагы «Игенче» колхозының алдынгы комбайнчысы иде. 1971 елда өр - яңа СК-4 комбайны бирделәр үзенә. Без - гаиләдә дүрт бала, өчебез - малай, башта абыем, аннан мин, миннән соң энебез әти янында ярдәмче булып эшләп, техника тирәсендә кайнап үстек. Җәй җитсә, техника яныннан кайтып та керми идек. Гомумән, әти-әниебез бездә балачактан хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстерделәр, - ди ул.

 

Шуңа мәктәпне тәмамлагач, озак уйлап тормый - Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына агроном-оештыручы белгечлеге буенча укырга керә, колхоз стипендиаты була. Аны тәмамлап, армия хезмәте узганнан соң «Игенче» колхозында бригада агрономы булып эшли башлый. Легендар колхоз рәисе Сәлим Гафуровның хәер-фатихасы белән башланган хезмәт юлы исә «Җиңүнең 40 еллыгы», «Үрнәк» колхозларында комплекс бригадиры, колхоз рәисе, баш агроном вазифаларында дәвам итә. 2006 елдан аның тормышы яңа оешкан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы белән бәйле. Хуҗалыкның аякка басу чорында коллективка шактый катлаулы бурычларны хәл итәргә туры килә.

- Хуҗалык әле оешып кына килә, көннән – көн эреләнә, яңа техника кайтып тора, - дип искә ала - Район үзәгеннән читтә урнашкан авыллар тирәсендәге басулар ташландык, эшкәртелмичә ятып чүп басып киткән. Аларны чәчү әйләнешенә кертү шактый көч таләп итте. Әмма уртак тырышлык белән без куелган бурычларны хәл итә алдык, - дип искә ала ул  елларны Ирек Салихҗанович.

2012 елда инвестор Әхтәм Исмәгыйль улы Сөләйманов аңа хуҗалык җитәкчесе вазифасын ышанып тапшыра һәм ялгышмый. Аның кул астында бүген хуҗалык районда барлык юнәлешләр буенча алдынгы позицияләрен били. Районда язгы чәчү, урып-җыю эшләре дә һәрвакыт нәкъ менә бу хуҗалык хезмәтчәннәренең җиңел кулыннан башланып китә, һәм иң югары уңышны да сөләймановлылар үстерә... Гомумән, нинди генә тармакны алсаң да, бөтен җирдә тулы тәртип, барысы да кайгыртылган... Тотрыклы уңыш серләрен җитәкче үзе тату команда булып эшләүдә күрә.

– Иң беренче чиратта инвесторларыбызның эшлеклелеге нәтиҗәсе бу дип әйтер идем", – ди ул. - Без Әхтәм Исмәгыйль улы һәм Рәис Әхтәм улы канаты астында эшлибез. Финанс тотрыклылыгы, техника, запас частьләр, ягулык белән тәэмин итү боларның барысы да  алар тарафыннан кайгыртыла. Техника даими рәвештә яңартыла, безнең механизаторлар иң куәтле техникада, терлекчеләр заманча шартларда эшли, туфракка җитәрлек күләмдә ашлама кертәбез. Икенчедән, әлбәттә, безнең коллектив көчле белгечләрдән, тырыш, уңган эшчеләрдән тора. Чөнки халык зирәклеге болай ди: Сугыш кырында үзең генә батыр булып булмый. Шулай ук безнең дә-һәркем уртак эшкә үз өлешен кертә. Һәм һәрберебез белән уртак тел табабыз. Шунсыз уңышка ирешү мөмкин дә түгел.

Эшләгән кешенең кадере бар «Сөләйманов Ә.И». хуҗалыгында. Берничә ел элек алдынгы механизаторлары Владимир Никитин вакытсыз вафат булгач, аның истәлегенә район комбайнчылар конкурсын үткәрү инициативасы белән дә Ирек Салихҗан улы чыккан иде. Шул вакыттан бирле Никитин кубогын хуҗалык комбайнчылары бер тапкыр да башкаларга биргәне юк әле.

Узган елда хуҗалыкта хезмәт куючы  дистәләп егетләре махсус операциягә алынгач, аларның гаиләләрен кайгырту һәм аларга ярдәм итеп тору инде традициягә кергән. Егетләр, ялга кайткач, эштәге коллегалары янына киләләр һәм җитәкче аша инвесторларга рәхмәтләрен җиткерәләр.

- Бу хуҗалыкта җитәкчедән бик уңдык. Без аңа ышанабыз. Менә инде 10 елдан артык хуҗалык аның ышанычлы җитәкчелеге астында барлык бурычларны югары дәрәҗәдә үтәп килә. Тырыш хезмәте һәм кешелеклелеге өчен ул зур хөрмәткә лаек, - дип сөйли Әхтәм Сөләйманов.

Ирек Хәйдәрҗановның гаилә тормышы да үрнәк. Хатыны Әминә Рәшидовна белән бергә ике улларына белем һәм тәрбия биргәннәр, аларның бүгенге уңышларына сөенеп гомер итәләр. Авыл хуҗалыгына багышланган күпьеллык намуслы хезмәте дә лаеклы бәясен ала -  күптән түгел Ирек Хәйдәрҗанов «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Әлеге исем артында 4 дистә елга якын тырыш хезмәт, никадәр тынгысыз көн һәм төн ята! Ул көннәрнең һәркайсы икмәк язмышы, үз кул астындагы кешеләрнең тормыш - көнкүреше өчен борчылып үткән.

Һәм җитәкче яшәү көчен дә үзе бар гомерен багышлаган басу-кырлардан ала, бу - аның тормыш мәгънәсе. Бүген дә Ирек Хәйдәрҗанов хуҗалыкның кырлары буйлап йөргәндә аерым горурлык кичерә. Яздан ямь-яшел булып утырган игеннәр кай арада алтынсу төскә кергән дә, кай арада өлгереп җитеп амбарларга салынган ...Һәм инде бүгеннән күңеле белән киләсе ел уңышы өчен борчыла. Димәк, тормыш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International