Чарада районның иң яхшы комбайнчыларын, терлекчеләрен, хуҗалык белгечләрен, шулай ук эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында районның агросәнәгать комплексы алдынгыларының слеты узды. Тантаналы чарада Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, башка хөрмәтле кунаклар, шулай ук районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, алдынгы хезмәт ияләре катнашты.
Чараны район Башлыгы Дамир Ишкинеев җылы теләкләр белән ачты.
"2023 елда Нурлат районы аграрийлары төп бурычны намус белән үтәделәр: район тулысынча үз җитештергән азык-төлек белән тәэмин ителгән. Агымдагы елның 9 аенда барлык категорияләр буенча акчалата керем 2,2 млрд сум тәшкил итте, үсеш – 2022 ел дәрәҗәсенә карата 12%», – дип билгеләп үтте район Башлыгы, төрле юнәлешләр буенча күрсәткечләрне горурлык белән санап чыкты.
Мәсәлән, гомуми тырышлык белән 109 мең тоннадан артык ашлык җыелган, уңыш һәр гектардан 26 центнердан артык. 2023 елның 9 аенда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары терлекчеләре 33 мең тонна сөт савып алган. Бер сыердан -5319 кг, бу узган елгы дәрәҗәгә карата 116% тәшкил итә. 1,4 мең тонна ит җитештерелгән, уртача тәүлеклек артым 741 гр тәшкил итә.
Дамир Азатович авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә комбайнчылар арасында район конкурсында җиңүче «Сөләйманов Ә.И.» КФХ механизаторы Илгиз Әндәрҗанов күтәрелде. Район башлыгы аңа Никитин Кубогын һәм 50000 сумга сертификат тапшырды. «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеменә шул ук хуҗалыкның баш инженеры Ринат Абдрахманов лаек булды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Дамир Азатович алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен район Башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар белән билгеләп үтте.
Нурлатлыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры исеменнән Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов котлады. Ул Нурлат районы рәисе Равил Хәмидуллинга Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды, шулай ук нурлатлыларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Чара Нурлат районы сәхнә осталарының котлаулары һәм чыгышлары белән дәвам итте. Фойеда район һәм Нурлат аграр техникумы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе оештырылды, анда алар икмәк, сөт, ит продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр