ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы шимбә көнне, 28 октябрьдә, «Хезмәт резервлары» спорт залында узачак.
Фестивальдә ГТОның җәйге һәм кышкы фестивальләрендә җиңүче командалар катнашачак, алар:
Җәйге фестивальнең җиңүчеләре: Яшел Үзән районы, Нурлат районы, Саба районы, Әлмәт, Казан, Чаллы командалары.
Кышкы фестиваль җиңүчеләре: Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Актаныш, Чүпрәле, Саба районнары.
Сәгать 10.00да фестивальнең суперфиналын ачу тантанасы була, аннан соң ярышлар башланачак.
Спортчыларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!