Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә күрсәтелә торган түләүле белем бирү хезмәтләре турында мәгълүмат тапшырачак.
Хәзер ата-аналар тарафыннан бала (балалар) белем алу өчен ана капиталы акчаларын куллану буенча бирелгән гаризалар кирәкле документлар фондына шәхси тапшырусыз каралачак.
"Элегрәк Россия Социаль фондының төбәк бүлеге һәр аерым мәктәпкәчә учреждение белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалады, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки барлык МБУлар да якланган элемтә каналлары буенча электрон документлар әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү социаль Фонд тарафыннан балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен ана капиталы акчаларын куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Шулай итеп, гаризаларны карау срогын 5 эш көненә кадәр кыскарттык, шуңа күрә карарлар чыгару һәм гариза бирүчеләрнең счетларына МСК акчаларын күчерү срогы да кыскартыла», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Ана капиталы белән идарә итү турында гаризаны, элеккечә, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре порталында, СФР клиентлар хезмәтендә яки КФҮдә бирергә мөмкин.