Грипп вирусы турында без нәрсә беләбез?

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен көз һәм кыш гриппның яңа дулкыны кешелекне чолгап ала. Ләкин грипп грипптан аерыла! Бу турыда безнең мәкаләдә сөйләшербез.

 Табигатьтә барлыгы 4 төр грипп вирусы йөри A, B, C һәм D. кешеләр өчен иң зур куркынычы тудыручысы А һәм В грипп вируслары . Нәкъ менә алар сезонлы авыру эпидемияләрен китереп чыгара.

С гриппы вирусы да кешене зарарлый, ләкин авыр очраклар китерми. Ә D төркемендәге вируслар дуңгыз һәм эре мөгезле терлекләрне генә зарарлый, кешеләр арасында авыру очраклары теркәлмәгән. 

Грипп вирусы геномның бик нык үзгәреп торуы белән аерылып тора. Иң күп мутацияләргә А гриппы вирусы дучар була.

Мондый мутация ничек булырга мөмкин? Әгәр бер үк күзәнәкне ике төрле комбинацияле вирус йоктырса, реассортация вариантларны үзгәртү булырга мөмкин, нәтиҗәдә гемагглютинин һәм нейраминидаза подтипларының яңа комбинациясе белән вирус барлыкка килә. 

Нәкъ менә шундый мутацияләр нәтиҗәсендә гриппның иң аяеычлы нәтиҗәле пандемияләре барлыкка килә, шул исәптән 2009 елда күзәтелгән «дуңгыз» гриппы пандемиясе дә.

Грипп вирусы ел саен үзгәрә, ләкин бер нәрсә үзгәрми - ел саен гриппка каршы прививка ясарга һәм профилактика чараларын үтәргә кирәк. 

Исән булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International