Нурлат районында эшләп килүче гыйбадәтханәләрнең барлык настоятельләре үз мәхәлләләре өчен бик күп эшлиләр, СВО зонасында булган сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә зур өлеш кертәләр.
Сөйләшү барышында конкрет мәхәлләләр проблемалары да күтәрелде, аларны хәл итүдә район җитәкчелеге ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Очрашуда җәмгыятебезне берләштерү, үсеп килүче буынны әхлакый тәрбияләү, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Катнашучылар мондый очрашулар ярты елга бер тапкыр үткәреләчәк дип килештеләр.