Ачык семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе делегациясе, район җитәкчелеге, профсоюз активы, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар эше, хезмәтне саклау һәм юридик хезмәтләр белгечләре катнашты.
Нурлатта 4 тармак район профсоюз комитеты һәм 98 беренчел профсоюз оешмасы бар, аларда 5000дән артык кеше эшли. Бу хакта үз чыгышында район һәм шәһәр башлыгы Дамир Ишкинеев хәбәр итте. "Профсоюз хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма белгечләре эшчәнлеге күпкырлы. Ул хезмәт законнары һәм хезмәтне саклауның югары һөнәри белемнәрен таләп итә. Минемчә, бу семинар-киңәшмә профсоюзлар һәм эш бирүчеләр алдында торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк, " - дип йомгаклады докладын Дамир Азатович.
Федерация эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр, агымдагы һәм перспективалы бурычлар турында республика Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева сөйләде. Ул Нурлат районы оешмаларының эшен югары бәяләде.
Киңәшмәдә шулай ук Федерация хезмәтенең хокукый һәм техник инспеткорлары Гүзәл Мингалиева һәм Ирина Андина чыгыш ясады. Алар хезмәт законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр, бигрәк тә мобилизация башланганнан соң. Предприятиеләрдә хезмәтне саклау темасына тукталдылар. Очрашу дустанә, эшлекле шартларда узды. Теләүчеләр кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар.
Очрашу бүләкләү белән тәмамланды. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисе Танзилә Фәйзуллина "Профсоюз хәрәкәте ветераны" күкрәк билгесенә лаек булды. Тагын берничә нурлатлыга актив эшчәнлеге өчен Федерациянең Мактау грамоталары тапшырылды.