«Нурлатнефть» НГДУсы казанышларына «Татнефть»нең ел саен үткәрелә торган «Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклаган һәм су сыйфатын яхшырткан өчен» конкурсында чираттагы җиңү - 2 урын өстәлде.
Быел конкурс жюри әгъзалары ЦКППНның «Талым» чишмәсен бәяләделәр. 2000нче елда нефтьчеләр аны торгызганнар һәм төзекләндергәннәр, быел капиталь ремонтлаганнар, тиешле тәртипкә китергәннәр.
"Талым"чишмәсе - Чирмешән муниципаль районы Күтәмә авылында урнашкан. Чишмә чиста эчәр су чыганагы гына түгел, ә авыл халкының аралашу һәм очрашу урыны да булып тора.