Нурлат районында танылган баянчы Василий Абрамовның юбилеен билгеләп үттеләр

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Аның 70 яшьлек Юбилее уңаеннан Андреевка авылының Мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.

Чуаш җыры халык ансамбле җитәкчесе һәм аккомпаниаторы Василий Абрамов бөтен гомерен үсеп килүче буынны музыкага өйрәтүгә багышлый. Аның гомуми хезмәт стажы 50 ел тәшкил итә. Педагогик эшчәнлеге белән параллель рәвештә 44 ел ул мәдәният системасында да эшли.

Бәйрәмдә юбиляр адресына бик күп котлаулар, матур теләкләр һәм соклану сүзләре яңгырады. Үз котлауларын һәм теләкләрен аңа мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Медникова, хезмәттәшләре, музыкантлар, якын дуслары җиткерде.

Бәйрәм кунаклары иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Василий Дмитриевич үзе хатыны Альбина Алексеевна белән «Саванатап эс пуртан» (“Син барына шатланам”) җырын башкарды, шигырьләр укыдылар. Үз чыгышы белән Сеспель чуаш җыры халык ансамбле тамашачыны сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International