Нурлат районында Башкарма комитет җитәкчесен сайладылар

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

Бу вазыйфага Әсхәт Касыйм улы Габдуллин сайланды.

Бүген Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советларының чираттагы сессияләре узды. Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНП-Зүзәйнефть» генераль директоры Шамил Яһудин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан республика бүлекчәсе төбәк сәяси советы әгъзасы Людмила Рыбакова катнашты. Сессияләр эшенә Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Советлары рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелек итте.

 

Депутатлар кабул иткән иң мөһим карарларның берсе Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү булды. 22 сентябрьдә игълан ителгән конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча депутатлар каравына ике кандидатура тәкъдим ителде. Депутатлар моңа кадәр Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнгән Габдуллин Әсгать Касыйм улы кандидатурасы өчен бертавыштан тавыш бирде.

«Сезнең тарафтан миңа йөкләгән бөтен җаваплылыгыгызны аңлыйм. Район һәм шәһәр Советлары җитәкчелегендә Башкарма комитет алдына куелган бурычларны лаеклы һәм сыйфатлы башкару өчен бар көчемне һәм тәҗрибәмне, белемнәремне һәм осталыгымны куячакмын. Нурлат районының һәм Нурлат шәһәренең чәчәк атуы хакына сезнең ярдәмегезгә һәм үзара нәтиҗәле эшчәнлегебезгә өметләнәм», – диде ул.

Сессиядә депутатлар шулай ук кайбер карарларга, район һәм шәһәр Уставларына үзгәрешләр керттеләр. Шулай ук җир салымы һәм физик затларның милкенә салым мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International