«Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүче кызлар узган ялларда Казанда илебезнең иң зур Гимнастика үзәгендә узган «Яңа дулкын» ярышларында катнашты.
Гимнасткалар бөтен Татарстаннан, шулай ук Башкортстан, Марий - Эл, Удмуртия, Муром, Иркутск, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән иң көчле спортчыларга зур көндәшлек күрсәттеләр.
Нурлат гимнастлары беренче тапкыр әлеге дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулады. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый дәрәҗәдәге ярышларга алар алдан һәм зур тырышлык белән әзерләнгәннәр.
- Аларда катнашу өчен мин иң көчле гимнастларны гына сайлап алдым, аларның югары казанышларга ирешүендә шигем булмады. Без бит югары нәтиҗәләргә ясарга күнеккән ич. Минем кызларым элек тә бу ярышларда катнашып килделәр, әмма аларның тырышлыклары тиешенчә бәяләнмәгән иде моңарчы. Шуңа күрә бу ярышларга җиңү яулау теләге белән килделәр, - дип билгеләп үтте кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева.
Тырышып күнегүләрне ясау, тренерның үгет – нәсихәтләре, төрле ярышларда кызларның чыныгу алуы, туганнарының һәм якыннарының ярдәме, бәлки, һәр гимнастның уңышы шушы компонентлардан торгандыр. Чөнки кызларның 6сы да мактау пьедесталына чыкты. Катнашучыларның иң кечесе Гөлназ Фәтхетдинова 2нче урынга лаек булды, ә Эмилия Сафина, Валерия Тимохина, Феодосия Колесникова, Самина Хәбибрахманова, үз яшь категориясендә 3нче урынны алдылар.
Өч призлы урын өчен көрәшергә Эмилия Сәгъдиевага туры килде. Ул илнең Олимпия резервы мәктәпләреннән иң көчле гимнастлар белән бергә чыгыш ясый. Ярышларның икенче көнендә туп һәм тасма белән бик яхшы чыгыш ясап, ул 3нче урынны яулады.
- Мин үз нәтиҗәмнән бик канәгать, чөнки мондый көчле гимнастлар белән ярышу бик җиңел түгел. Шуңа күрә республиканың сәнгать гимнастикасы үзәгендә яуланган медальнең кыйммәте дә үзенчәлекле. Мин моңа озак бардым, – дип уртаклашты Эмилия Сәгъдиева.
- Бу алты кыз-үзләренең яшь төркемчәләрендә иң көчлеләре. Алар барысы да әзерлеккә бик җаваплы карадылар һәм ярышларга тулы көченә чыктылар. Алар өчен илебезнең һәм дөньяның сәнгать гимнастикасы буенча иң зур ярышлар уздырыла торган шундый зур залда чыгыш ясау бик дулкынландыргыч булды. Шулай да алар үз программаларын бик лаеклы итеп күрсәттеләр, – дип горурланып сөйли Зифа Радиковна.
Үзләренең чираттагы уңышлары белән кызлар кабаттан студиянең исемен аклады, чын омтылыш зур биеклекләргә һәм лаеклы нәтиҗәләргә алып менә.