Илнур Әфләтунов мобилизацияләнгән нурлатлыларның туганнарына район газетасын яздырды

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

«Восход» аучылык хуҗалыгы директоры Илнур Әфләтунов чираттагы тапкыр “Дуслык” белән дуслык” акциясенә кушылды.

Агымдагы язылу кампаниясе кысаларында ул мобилизацияләнгән якташларыбызның дүрт туганына 2024 елның I яртыеллыгына туган телләрендә «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылу бүләк итте.

Илнур Зиннәтулла улы мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүдән дә читтә калмый, «Сугышчан туганлык» составында махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк ташый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International