20-23 октябрьдә Мәскәүдә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында илкүләм чемпионаты кысаларында Абилимпикс-2023 ярышлары узды.
Төп ярышлар мәйданчыклары «Гостинный двор» күргәзмә үзәгендә һәм башкаланың колледжларында 6 өстәмә мәйданчыкта урнашкан. Чарада Россия Федерациясенең 76 субъектыннан 49 компетенция буенча 750дән артык конкурсант катнаша.
Татарстан Республикасы командасы составында чемпионатта Нурлат конкурсантлары «Чыбыктан үрү» компетенциясендә: «укучылар» категориясендә – Сергей Трофимов, «студентлар» категориясендә - Анастасия Данилова, «белгечләр» категориясендә - Алмаз Хәлимов катнаша.
Нурлат аграр техникумы студенты Анастасия Данилова «Студентлар» категориясендә «Чыбыктан үрү»компетенциясендә 1 урынны алды.
Кызның остазы-техникум директорының уку-методик эш буенча урынбасары Руфинә Мостафина.