Нурлатлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның заказын үтәгән

2023 елның 22 октябре, якшәмбе

Нурлатлылар Запорожье юнәлешендә куелган хәрби бурычларны үтәүче “Шторм Z” 83нче аерым десант-штурм бригадасы сугышчылары өчен тепловизор прицелы җайланмасы сатып алу өчен акчаны 2 атна эчендә җыйганнар.

Октябрьнең беренче көннәрендә «Игелек тартмасы» волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Валентина Клявлина солдатларыбыз ихтыяҗларына чираттагы 170 мең сум күләмендә җыю башлануы турында игълан иткән. Бу сумманы 2 атна эчендә җыярга мөмкин булган, якын көннәрдә прицел җайланмасы сугышчыларга алгы сызыкка барып җитәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International