Бу көннәрдә Артем Кустоватов һәм Салават Какаев «Кояшлы» ял базасында узган Россия Нефть-газ төзелеше профсоюзы әгъзаларының ике көнлек яшьләр форумында катнаштылар.
Программа кысаларында безнең егетләр лекцияләргә йөрделәр, анда командада ничек эшләргә һәм команданы берләштерү өчен яңа идеяләр тудырырга өйрәнделәр, шулай ук Шөгер нефть музеена экскурсиягә бардылар.
Бүгеннән профсоюз оешмасының эше тагын да нәтиҗәлерәк һәм кызыклырак булыр дип өметләнәбез. Чөнки яңа белем һәм күнекмәләр - Нурлат ТППОсы эшчәнлегендә кыю кулланырга мөмкин булган зур плюс.