Кичә, 20 октябрьдә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә узды.
Киңәшмә эшендә нурлатлылар Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында катнаштылар.
Киңәшмәнең көн тәртибендә берничә актуаль мәсьәлә каралды. Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек нәтиҗәләре һәм республика буенча авариялелек торышы турында 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы буенча Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов хисап тотты.
Башка мәсьәләләр Татарстан автомобиль юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру барышына, республиканың мәгариф оешмаларында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән эш системасына кагылды.