Отпускыга кайткан яки хәрби хезмәттән демобилизацияләнгән сугышчылар шәһәр һәм район чараларында актив катнашалар.
Фондка СВОдан кайткан сугышчыларга тыныч тормышка яраклашырга, аларны яшьләр белән хәрби-патриотик эшкә җәлеп итәргә ярдәм итү бик мөһим.
"Аларның хәрби хезмәте хөрмәткә лаек. Кызганычка каршы, алар җитәкчеләр, эш бирүчеләр һәм күршеләр тарафыннан һәрвакытта да тиешле игътибар һәм аңлау белән очрашмыйлар. Алар арасында хөрмәт күрсәтү, кирәк булганда аларга ярдәм күрсәтү бик мөһим, - ди социаль координатор Юрий Кузьмин. - Бүген сугыш ветераннары һәм отпускка килгән мобилизацияләнгәннәр яшьләр белән эшләүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар «Сугышчан кардәшлек»кә килүләре, шәһәр һәм район чараларында актив катнашулары, мәктәпкә балалар белән очрашуларга барулары, Батырлык дәресләре үткәрүләре очраклы түгел. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашу, дусларын югалту һәм ут астында йокысыз төннәр уздырган кешедән яшүсмерләр һәм яшьләр адресына үгет-нәсихәтләрне ишетү аеруча кыйммәтле. Яшьләр белән ачыктан-ачык сөйләшкән саен, аларда иртәгәсе көнгә ышаныч арта