Колбай-Мораса мәктәбе, шәһәр гимназиясе укучылары һәм район балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре «Мин һәм Кызыл китап» республика балалар иҗат конкурсында катнашалар.
Конкурсны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты үткәрә.
"Бу конкурста без өченче ел катнашабыз, укучыларыбыз җиңүче һәм призер булдылар инде, – дип уртаклашты Колбай-Мораса мәктәбе педагогы Рәмзия Галиуллина. - Безнең мәктәп Спас районы заказнигы белән актив хезмәттәшлек итә. Архипелаг җитәкчесе Любовь Алексеевна Мурзак мәктәп экологик чараларында һәм акцияләрендә еш кунак, өстәвенә аның җитәкчелегендә Без республика экологик конкурсларында да катнашабыз. Менә бу юлы да бөтен районнан «Мин һәм Кызыл китап конкурсына кул эшләре тапшырдык. Тиздән аларны «Көзге бал»га кунакка көтәбез».
Колбай-Мораса мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Аделина Галиуллина, Закирова Айгөл һәм Ранис Шакиров педагоглар Гөлминкә Гатауллина һәм Рәмзия Галиуллина җитәкчелегендә Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән композицияләр ясадылар.
Конкурс нәтиҗәләре ноябрьдә билгеле булачак